Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев эшлекле киңәшмә уздырды. анда дә агымдагы атнага бурычлар билгеләнде:
1. Тукай муниципаль районы авыл хуҗалыгы формированиеләре кырларын тикшер,чәчүлекләрнең торышы белән танышу.
2. Төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карау. «Безнең ишегалды» һәм «милли проектлар»республика программалары кысаларында чараларны гамәлгә ашыру эшләре барышы белән танышу.
3. Экологик икеайлыкка йомгак ясау максатыннан авыл җирлекләре территорияләрен комиссия белән тикшерү.
4. Пандемия чорында эшкуарларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең һәм медицина хезмәткәрләренә түләүләрнең өстәмә чараларын мониторинглау.
5. Коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча профилактик чаралар оештыруны контрольдә тоту.