"Күңелле карусель " декоратив-гамәли иҗат конкурсына йомгак ясалды

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

2020 елның 2 мартыннан 18 апреленә кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Огниво «16 нчы балалар иҗаты үзәге» ндә декоратив-гамәли иҗат буенча «Күңелле карусель»ачык конкурс-күргәзмәсе узды. Конкурста Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, гомуми белем бирү мәктәпләренең 4 яшь категориясендә укучылары катнашты: 7-8 яшь; 9-10 яшь; 11-12 яшь; 13-14 яшь, 15-16 яшь, 17 яшь һәм педагоглар. Барлыгы-19 номинация. Конкурста җиңүчеләр арасында Тукай муниципаль районының «ЦВР» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укучысы Таһирова Наилә бар. Ул мактаулы икенче урынны алды.

Тукай муниципаль районы Кече Шилнә урта мәктәбе өстәмә белем бирү педагогы Костромина Вера Александровна шулай ук конкурс сертификаты белән бүләкләнде. Ул «укучыларның танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү чарасы буларак декоратив-гамәли сәнгать»семинар-практикумында мастер-класс үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International