Җир шундый кешеләр белән горурлана!

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Таҗиева Миннесәгыйрә Таҗи кызы -   Социалистик Хезмәт Герое (06.08.1936-03.01.2009).
Княз  җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм фермага бозау караучы булып эшли. 1953 елдан сыер савучы булып эшли. Һөнәри осталыкны арттыру, машина белән сыер саву процессларын механикалаштыру исәбенә бер сыердан елына 2720 (1964) алып 3890 (1970) литрга кадәр сөт савуны арттыруга ирешкән, 1971 елда 4000 литр чигеннән артып киткән. Ул җитәкләгән репродуктив участок коллективы 1984 елның июлендә (113%) ит җитештерү буенча 11 нче бишьеллыкның (1981-1985) планын үтәде. 1986-1989 елларда гына да 43780 центнер (118 %) һәм 124,4 мең баш дуңгыз (106,1%) артым алынган.
СССР Югары Советы Президиумының 1971 елның 8 апрелендәге Указы белән авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүдә һәм дәүләткә игенчелек һәм терлекчелек продуктларын сатуның биш еллык планын үтәүдә ирешкән уңышлары өчен Таҗиева Миннесәгыйрә Таҗи кызына Социалистик Хезмәт Герое исеме, Ленин ордены һәм «Серп и Молот»алтын медале тапшырыла.
1973 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Зоотехник, азык лабораториясе мөдире, 1978 елдан «Татарстан»совхозының участок начальнигы ,1989-1991 елларда Тукай районының дуңгызчылык комплексы, «Сосновоборский " совхозы зоотехнигы булып эшли.
 ТАССРның атказанган терлекчесе (1985). Ленин ордены, СССР ВДНХсының алтын һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.
Республиканың Хезмәт даны юбилей китабына (1970) һәм 1941-1945 еллардагы Җиңүнең 40 еллыгы (1985) хөрмәтенә мактау китабына кертелгән.

Без хәтерлибез! Без горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International