Кенәз авыл җирлегендә бүген, 28 май көнне, Чик сакчылары көненә багышланган «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый» дип исемләнгән һәйкәл янында тантаналы митинг узды. Митингта чик буе гаскәрләренең ветераннары, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы, мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Кнәз авыл җирлеге башлыгы Камалов Фәндүс Мөхәммәтфатих улы, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова чик сакчылары адресына котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Чарада катнашучылар туган якларына әйләнеп кайтмаган чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар.
Митингны «Родина» патриотик клубы әгъзасы Анастасия Абрамова күңелле һәм дулкынландыргыч алып барды.
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева