Җәйнең беренче көнендә Татарстан авыл китапханәсендә "Җәй китап белән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балалар өчен татар һәм рус телләрендә китаплар, балалар өчен журналлар, энциклопедияләр тәкъдим ителгән. Китап укучыларга да, төрле яшьтәге балаларга да күргәзмә өчен сайлап алынган авторларның басмалары кызыклы булачак.
Шулай ук "Укы!Рәсем яса!» клубында шөгелләнүче балалар өчендә китап күргәзмәсе оештырылды.