Бүгеннән балалар өчен акча түләнә башлады,Тукай районында 4200 балага акча бирелде

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген,Тукай районының 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге  4.200  баласы 10 мең сум күләмендә акча алган,бу турыда Пенсия фондының районара Идарәсе хәбәр итә.

Беренче көнгә түләнгән гомуми сумма 40 млн. сумнан артык тәшкил итте.

Күпчелек гаиләләр дәүләт хезмәтләре Порталы аша түләү сорап мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гариза бирүче ата-ананың электрон Кабинетында гариза статусын күзәтеп тора ала. Әгәр гариза пенсия фондына шәхсән бирелгән икән, карау этабын ата-ана мөрәҗәгать иткән клиент хезмәте телефоны аша белергә мөмкин.

Гариза каралганнан соң, ата-ана тиешле хәбәрнамәне бер эш көне эчендә ала. Баш тарту турында карар чыгарылырга мөмкин, әгәр ата-аналар Россиядән читтә яши яки, мәсәлән, башка ил гражданнары булып тора.

Аерым очракларда бер тапкыр бирелә торган түләү сорап шәхсән, Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны опекун биргән яки балаларының туу турында чит ил таныклыгы булган очракта гына эшләргә кирәк.

Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләү турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International