Васил Шәйхрәзиев Тукай районына кикбоксинг белән шөгыльләнү өчен зал ачылышына килде

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

ТР премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Васил Шәйхрәзиев Тукай районына кикбоксинг белән шөгыльләнү өчен зал ачылышына килде. Секция Бәтке мәктәбендә 2019 елның сентябрендә ачылган иде. Кыска вакыт эчендә тәрбияләнүчеләр ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Спортчылар өчен бинаны капиталь ремонтлау турында Тикшерү комитеты һәм Кикбоксинг федерациясе карар кабул иткән иде: иске залда идәнне, стенаны тигезләргә, тренажер залын ремонт  эшләрен башкарырга.

Ремонт иганәчеләр җәлеп итеп башкарылды,алар «Вагон-Сервис Транс» ҖЧҖне гамәлгә куючысы Равил Миңнехуҗин, Яр Чаллы һәм Тукай районы Кикбоксинг федерациясе президенты Ленар Сафиуллин, Бәтке авыл җирлеге депутаты Максим Ионычев  .

Тукай районы мәгариф идарәсе көч кую җайланмасы бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International