"Шәфкать» хезмәткәрләре, хәйрияче-Хановлар гаиләсе белән бергә, балаларны котладылар

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, игәнәче:гаилә хуҗалыгы Ханов  төркеме белән берлектә,  1 июнь көнне мөмкинлекләре чикле балаларны һәм инвалидларны котладылар. Алар  клоуннар костюмында балаларга  кучтәнәчләр һәм " Балалар дөньясы"кибетенә сертификат тапшырдылар.

Балалар бик шат иде, хәйриячегә рәхмәтләрен җиткерделәр !

Видео

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International