«Наркотикларсыз тормыш» республика акциясе кысаларында, 2020 елның 3 июнендә, Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә, Татарстан поселогы үзәгендә " Без наркотикларсыз тынычлык яклы!»чара уздырдылар . Чараны оештыручылар профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, халыкка сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм яшүсмерләрдә наркотикларга карата тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән буклетлар һәм плакатлар тараттылар.