Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләргә аңлатма бирде

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

«Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр бала һәм балалары булган гаиләләр хокукларын яклау күзлегеннән мөһим», - дип шәрехләде Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина. Соңгы елларда илдә балачак мәсьәләләренең әһәмияте артты. Балалар хокукларын яклау, гаилә кыйммәтләре белән бәйле төрле темалар еш күтәрелә. Иң мөһиме - бу мәсьәләләр чыннан да хәл ителә. "Конституциядә әлеге өстенлекләрне ныгыту мондый сәясәтнең логик дәвамы булып тора", - дип ассызыклады балалар омбудсмены.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International