|
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 5 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә |
: яшен булуы (Казанда көндез); - көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр); - төнлә һәм иртән көчле яңгырлар |
Болытлы, көндез аязучан болытлы.
Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән көчле яңгыр.
Көндез яңгыр, кайбер районнарда яшен.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә +13..+15˚.
Көндез максималь һава температурасы +21..+23˚.