Агымдагы елның май ахырында Нефтебаза бистәсенең күп фатирлы йортында битараф булмаган кешеләрдән социаль челтәрләр аша балалар мәйданчыгын буяу һәм ремонтлау кирәклеге турында мөрәҗәгать килде. Бәтке авыл җирлеге башкарма комитеты "Нефтебаза" ТСЖ белән берлектә бу хәлгә оператив рәвештә җавап бирделәр. Хәзер балалар мәйданчыгы бистәнең бизәге булды
.