"Чисталык дөньяны коткарыр"дигән экологик акция үткәрделәр.

2020 елның 5 июне, җомга

5 июнь көнне Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре, " Яшел патруль"балалар  берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә, әйләнә-тирәлекне саклау көненә һәм эколог көненә багышланган "Чисталык дөньяны коткарыр"дигән экологик акция үткәрделәр.

«Чисталык дөньяны коткарыр» акциясе барышында балалар  мәдәният йорты территориясендә һәм аның янәшәсендәге территорияләрне чүп-чардан чистарттылар, шуның белән өлкәннәр игътибарын җәлеп иттеләр. Акцияне оештыручылар әйләнә-тирәлекнең чисталыгын саклау, табигатькә сак караш, әйләнә-тирәлекнең пычрануы нәтиҗәләре турында алдан әзерләнгән листовкалар тараттылар

Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International