«Урманны янгыннан саклагыз»дигән экологик акция үткәрделәр.

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

6 июнь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Яшел патруль» балалар  берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә, Татарстан бистәсе үзәгендә «Урманны янгыннан саклагыз»дигән экологик акция үткәрделәр. Акция барышында алар үтеп баручыларга урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм авыл халкына буклетлар, листовкалар һәм урман янгыннарын кисәтү буенча белешмәлекләр тараттылар. «Яшел патруль» балалар һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучылар балаларның да, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International