5 июньдә Татарстан КФҮ урнашу урыны буенча теләсә кайсы уңайлы участокта тавыш бирү сайлап алу турында гаризалар кабул итә башлады. Татарстанда барлык теләүчеләр 1 июльдә узачак Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүдә "мобиль сайлау" механизмыннан файдалана алалар.
Прописка урыны буенча түгел, ә фактик урнашу урыны буенча тавыш бирү өчен 5 июньнән 21 июньгә кадәр гариза бирергә кирәк.
КФҮтә уңайлы участок сайларга теләүчеләр өчен паспортны өстенлекле тәртиптә күрсәтү буенча хезмәт күрсәтелә. Әгәр паспорт алыштыру өчен тапшырылган икән, КФҮтә шәхеснең вакытлыча таныклыгын күрсәтергә кирәк.
Гаризаны күпфункцияле үзәкнең 59 офисының теләсә кайсы офисында бирергә мөмкин. Филиалларның эш графигы белән рәсми сайтта танышырга мөмкин.
Граждан урнашу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә бары тик бер тапкыр гына хокуклы.
Әлеге хезмәт өчен КФҮкә килгән гаризаларны санитар куркынычсызлыкның барлык нормаларын үтәп кабул итәчәкләр. Килүчеләр битлекләрдә, перчаткаларда булырга һәм социаль дистанцияне үтәргә тиеш.
5 июньнән 21 июньгә кадәр территориаль сайлау комиссиясенә һәм РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша да гариза бирергә мөмкин. 16 июньнән 21 июньгә кадәр - участок сайлау комиссиясенә.
Тавыш бирү вакытына килгәндә, гражданнарга тавыш бирү башланганчы алты көн (25 июльдән 1 июльгә кадәр) эчендә тавыш бирү мөмкинлеге бирелә. Мондый карар гражданнар агымын арттыру һәм участокларда кешеләрнең күп җыелуын булдырмас өчен кабул ителде. Сайлау комиссияләре тавышларын 1 июльдә саныйлар.