Республикасында «Без-дөнья!» медиаконкурсы уткәрелә.

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

«2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәме белән 2020 елның 1 июненнән 1 сентябренә кадәр «Без-дөнья!» (алга таба – Медиаконкурс) уткәрә.
Медиаконкурс өч юнәлеш буенчауза,алар иҗади конкурслар : «Текст эшләре», «Видео-эшләр» һәм График эшләр».

Тулырак мәгълүмат 1 нче кушымтада бирелгән.Кушымта1
Конкурс эшләрен җыю сайтта гариза тутыру юлы белән башкарыла http://atmrt.ru/ - анда гариза формасын тутырырга һәм конкурс эшен беркетергә кирәк.

Гариза бирү кампаниясе нәтиҗәләре буенча катнашучыларның материалларына һәм эшләренә эксперт бәя биреләчәк, аннан соң Медиаконкурсның 12 номинациясенең һәркайсында җиңүчеләр сайланачак һәм бүләкләнәчәк.
Шулай ук медиаконкурс кысаларында үстерү программасы планлаштырыла: конкурста катнашучылар һәм барлык теләүчеләр өчен үз эшенең профессионалларыннан, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләрдән вебинарлар һәм мастер-класслар үткәреләчәк. Мастер-класслар үткәрү барышында катнашучыларга интерактив формада үз иҗади эшләрен сайлап алынган номинацияләрнең берсендә булдырырга, рәсмиләштерергә һәм үзгәртергә тәкъдим ителәчәк, бу исә алган белемнәрне практикада кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
Проектның социаль әһәмиятен истә тотып,   14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләрне конкурста катнашырга чакырабыз. 
Басма өчен материаллар 2 нче Кушымтада тәкъдим ителгән.
Элемтә өчен телефон: +7 (900) 321-34-51, электрон почта адресы: wearetheworld.atm@gmail.com к
Кушымта: 9 айга 1 экз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International