Бүген Тукай муниципаль районында«Ярдәм янәшә! - Помощь рядом!» республика акциясенең өченче этабы старт ала.
"Ярдәм янәшә !"акциясе кысаларында 590 азык-төлек җыелмасы бирү планлаштырылган. Әлеге ярдәм чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча татарстанлыларның коронавирус пандемиясеннән аеруча зыян күргән кешеләр өчен кертелгән.
Акциягә волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр дә кушылды.