Татарстанда мәгарифнең һәр баскычында – балалар бакчасыннан алып вузга кадәр – заманча белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәгарифнең өстенлекле юнәлеш булуын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бер генә мәртәбә ассызыкламады: «Мәгариф чыгымнары – ул дәүләтнең социаль бурычы гына түгел. Әлеге чыгымнар - югары нәтиҗә көтелгән киләчәккә инвестиция. Мәгариф өлкәсе республикада һәрвакытта да аерым игътибар үзәгендә торды», - дип басым ясый Президент.
10 ел эчендә республикада төрле социаль юнәлештәге 100 дән артык президент программасы һәм проектлары гамәлгә ашырылды.
Татарстанда мәгариф өлкәсенә караган Президент программаларының төп казанышы:
✅ 3 яшьтән алып 6 яшькәчә булган сабыйларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү мәсьәләсенең уңышлы чишелеше. 10 ел эчендә Татарстан Президенты программалар буенча 239 балалар бакчасы төзелде – анда 37 585 сабыйга урын бүлеп бирелде. 2022 елга 1,5 яшьтән 3 яшькәчә сабыйлар мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү белән 💯 % тәэмин ителәчәк.
✅ республика программалары ярдәмендә мәктәп инфраструктурасы да, өстәмә белем бирү өлкәсе дә үсеш кичерә. 10 ел эчендә 28,5 мең урынлы 62 яңа гомуми белем бирү мәктәбе сафка басты. Татарстанда 188 мең бала өстәмә белем ала.
#100ПрограммПрезидентаМинниханова