12 июнь-Россия көне. 2020 елның 10 июнендә, әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсендә катнашучылар белән берлектә, Татарстан поселогы үзәгендә «Триколор»дип исемләнгән гражданлык – патриотик акция әзерләделәр һәм үткәрделәр.
Әлеге акциянең максаты-Россия гражданнары булган кнәзлеләргә туган илнең дәүләт флагы кебек атрибутның мөһимлеге турында искәртү, гражданлык мәдәниятен формалаштыру, патриотик хисләр үстерү.
Акцияне оештыручылар барлык узучыларга бәйрәм турында мәгълүмат белән буклетлар, Россия Федерациясе флагын символлаштыручы россия триколоры төшерелгән тасмалар, флаглар тараттылар. Россия флагын - триколорны символлаштыручы тасмалар тарату беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәмдә катнашучылар тасмаларны бик теләп алдылар.
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева