Хөрмәтле Тукай муниципаль районы халкы!
Сезне чын күңелдән төп милли бәйрәмебез-Россия көне белән котлыйм!
Бу дата илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген символлаштыра, аның бөеклеге, күп буын патриотларның Ватанга тугрылыгы турында сөйли. Ватанга мәхәббәт-россиялеләр үз балаларына һәм оныкларына мирас итеп тапшырган иң тирән, әһәмиятле һәм изге идея. Бу-безнең дәүләтнең бердәмлеге һәм көче нигезе.
Кадерле Тукайлылар! Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, югары фидакарьлек һәм максатчанлыгыгыз һәрвакыт Ватаныбызның үсешенә һәм чәчәк атуына хезмәт итәр дип ышанам! Безнең уртак бурычыбыз – көчле, нык һәм бердәм Россияне киләчәк буыннарга тапшыру.
Бу бәйрәм көнендә һәр гаиләгә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Сезгә игелек һәм татулык, илебезнең иң яхшы киләчәге хакына уңышлар юлдаш булсын!
Тукай муниципаль районы башлыгы Ф. М. Камаев