Халык санын алу турында онлайн-викторина башлана

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Стартка! Киләсе Бөтенроссия халык санын алу илебез тарихында беренче санлы сан алу булачак,шуңа күрә халык санын алуга багышланган викторинаның да интернетта узачагы аңлашыла. Шулай итеп, «Россия: кешеләр, саннар, фактлар» онлайн-уены дүшәмбе, 15 июньдә, Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә ВПН-2020 сайтында башлана.

Игътибар! Ярышларда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк strana2020.ru - махсус форма тутырып, электрон почта адресын күрсәтеп. Аннары тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирергә. Җаваплар Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Иң күп сорауларга тиз арада дөрес җаваплар бирүчеләр өч җиңүче булачак. Һәр җиңүчегә акчалата бүләк суммасы 7000 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International