Татарстан ил күләмендәге авыл хуҗалыгы җирләренең 2%тан артыгын гына алып торса да, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча Идел буе федераль округында 1 нче урынны били.
Республиканың беренчелекне биләве Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның авыл хуҗалыгын үстерүгә, аграрийларга ярдәмгә һәм авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. 10 ел эчендә республикада төрле социаль юнәлештәге 100 дән артык президент программасы һәм Татарстан Президенты проектлары гамәлгә ашырылды.
✅1300 фермер Татарстанда 10 ел эчендә үсеш өчен грантлар алды.
🏠 2011 елда республика, Россиядә беренче булып, гаилә фермаларына ярдәм итү программасын тормышка ашыра башлады. 8 ел эчендә 434 гаилә фермасы грантларга ия булды.
🚙 8 ел эчендә гаилә фермаларына ярдәм итү буенча республика программасы нигезендә фермер хуҗалыкларына алып бара торган 587 юл төзекләндерелде, аларның гомуми озынлыгы - 318 км.
🏗 8 ел эчендә Татарстанда республика Президенты программалары буенча 359 авыл клубы һәм Мәдәният йорты төзелде. Гамәлдәге 11 мең спорт объектының 6 меңгә якыны авыл җирлегендә урнашкан.