12 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды . Бәйрәмдә III дәрәҗә Дан ордены белән өлкән сержант, Бөек Ватан сугышында катнашкан Гәрәев Локман Галим улы (улгәннән сон) -3 нче гвардия механикалаштырылган корпусының 106 аерым артиллерия батальоны шоферы бүләкләнде . Бүләкне һәм Грамотаны Рөстәм Миңнеханогв аның кызы Нуруллина Нурсинә Локмановага тапшырды
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы елында без уртак җиңүгә өлеш керткән һәркемгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.