«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 2000 елның 3 мартындагы 95 номерлы Татарстан Республикасы Законы белән кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү,Татарстан Республикасы дәүләт органнарының хокукларын яклауда үзара хезмәттәшлеге буенча бурычларны тормышка ашырып.кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән берлектә гражданнарны кабул итүне дәвам итә.
2020 елның 23 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставларының федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы гражданнарны бергәләп кабул итә.
Кабул итүгә алдан язылу өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) кирәк.
Гражданнар Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка «Skype», «Zoom» яки «WhatApp»программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алалар.