Тукай муниципаль районында 22 июненә видеоконференция форматында "Zoom" платформасында семинар-киңәшмә узачак

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре, шул исәптән архив эше өлкәсендә, предприятие һәм оешмаларның кадрлар һәм башка документларын исәпкә алу һәм саклауны тәэмин итү өлешендә (муниципаль районнарның предприятие һәм оешмалары вәкилләрен чакырып) тематик киңәшмәләр үткәрү турында Карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы вәкилләре белән чираттагы тематик киңәшмә үткәрү 2020 елның 22 июненә 10.00 сәгатьтә планлаштырылган.

Семинар-киңәшмә видеоконференция форматында "Zoom" платформасында узачак»

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская, Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Г.З. Габдрахманова, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Р. А. Галявов Казан шәһәрендә үз эш урыннарыннан семинарда катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International