Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, Тукай районы сәламәтлек саклау ветераннары!

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

 Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, Тукай районы сәламәтлек саклау ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Медицина хезмәткәре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу-дөньяда иң гуманлы һәм игелекле һөнәр ияләре бәйрәме.
Сез иң авыр минутларда ярдәмгә киләсез, кайчакта мөмкин булмаган эш башкарасыз, чит авыруга карата мәрхәмәт күрсәтәсез, пациентларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз. Нәкъ менә сезгә үзебезнең яхшы хис - тойгылары, кәефе, эшкә сәләтлелегебез белән бурычлы.
Тукай районының сәламәтлек саклау оешмаларында яхшы белгечләр: табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, санитаркалар эшли. Сезнең кулларда иң кадерле нәрсә-кешенең сәламәтлеге һәм гомере.
Бүген коронавирус пандемиясенең катлаулы чорында күп кенә табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар, ашыгыч ярдәм машина йөртүчеләре һәм башка дәвалау оешмаларының хезмәткәрләре югары йөкләнеш белән эшлиләр. Көн саен сез   үз бурычыгызны үтисез. 
Күп еллар дәвамында фидакарь хезмәтләре, югары сәләтләренә тугрылыклары, таланты һәм бәяләп бетергесез практик тәҗрибәсе кешеләргә хезмәт иткән сәламәтлек саклау ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Тукай районының барлык халкы исеменнән халык сәламәтлеген кайгыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга иминлек, күңел тынычлыгы,  игелек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!
 
Тукай муниципаль районы башлыгы Ф. М. Камаев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International