22 июньдә, фашистлар Германиясе илебез территориясенә басып кергән, бер гаепсез миллионлаган гомерләрне юк иткән, Икенче бөтендөнья сугышына Россияне тартып керткән көнне, илебездә ел саен Хәтер һәм Кайгы көне үткәрелә.
Әлегә күп кеше катнашындагы чаралар рөхсәт ителмәсә дә, шул дәхшәтле чорда һәлак булганнарны искә алуны мөмкин иткән форматта алар уздырылачак.
Быел Хәтер һәм кайгы көнендә 12:15 сәгатьтә "Бер минут тынлык " узачак. Бу вакыт очраклы түгел. 1941 елның 22 июнендә Мәскәү вакыты белән 12:15 сәгатьтә хөкүмәтнең нацист Германиясенә һөҗүм итү турында Советлар Союзы гражданнарына мөрәҗәгате эфирга чыга.
