310 ишегалдында «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндерү эшләре башланды.

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

 
✅Бүген төзекләндерү эшләре Казан, Яр Чаллы һәм 29 район ишегалларында гөрли. Иң элек монда яшәүче халык үз ишегалларын төзекләндерү проектын хуплаган урыннарда эшкә керештеләр. 2020 елда «Безнең ишегалды» Президент программасы нигезендә бөтен республикада меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк.

Dvor.tatar сайтында ишегалларын төзекләндерү буенча финал проектларны тәкъдим итә башладылар. Халык белән килештерелгән һәм иҗтимагый фикер алышулар стадиясен узган схемалар сайтка татарстанлылар үз ишегалларындагы төзелеш эшләре барышын контрольдә тота алсын өчен куела.

- 8 (800) 27-5-2020 номеры белән Президент программасының кайнар линиясенә шылтыратып;
- dvor.tatar сайтында;
- программаның Инстаграмдагы (@dvor.tatar) һәм Вконтакте (https://vk.com/dvor.tatar) социаль челтәрләрендәге рәсми сәхифәләрендә;  +7 (939) 302-2020 номеры WhatsApp аша —
сезнең ишегалдында эшләрнең ничек баруы турында хәбәр итә аласыз.

Татарстан ишегалларын төзекләндерү буенча колачлы программаны 2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. 5 ел эчендә Татарстанда 6775 ишегалды төзекләндереләчәк. Болар — республикада 2014 елга кадәр төзелеп, Татарстанда гамәлгә ашырылган ишегалларын ремонтлау программалары буенча моңарчы төзекләндерелмәгән барлык күп фатирлы йортларның йорт яны территорияләре.

#НашДворТатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International