"Зур куркынычлар саклана, шуңа күрә без шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур җирлекләрдә Сабантуй үткәрмәячәкбез, дигән карар кабул ителде. Әмма авыл торак пунктларында, халык фикерен исәпкә алып, җирле хакимият органнарының тиешле карары кабул итә ала. Чөнки авыл Сабантуйлары-табигать кочагында зур булмаган бәйрәм. "Чара, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белән килешенеп, таләпләрне исәпкә алып, оештырылырга тиеш», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Президент бәйрәмне нәкъ менә авыл җирлекләрендә үткәрүне хуплады.
Сабантуй уздыру көне 4 июльдә билгеләнелгән