Бүген, 22 июнь көнне, 10.00 сәгатьтә Княз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган һәйкәл янында «Хәтер шәме» дигән Митинг үткәрделәр. Митинг СССР дикторы Левитан тарафыннан сугыш башлануы турында тарихи белдерүдән башланды. Кайгы сүзләре белән Кнәз авыл җирлеге башлыгы Камалов Фәндүс Мөхәммәтфатих улы, Князево авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мәдинә Хәйбрахман кызы Сабирова чыгыш ясады. Җыелучылар фронтта һәлак булган авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар.