21 июнь көнне «Хәтер шәме» онлайн-акциясе узды, ул ел саен Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне алдыннан үткәрелә. Акциягә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, яшьләр сәясәте оешмалары (форпост үзәге, яшүсмерләр клубы) кушылды.