" Наркотикларга-юк!!!"акция узды .

2020 елның 23 июне, сишәмбе

2020 елның 23 июнендә Татарстан бистәсе үзәгендә   мәдәният йорты хезмәткәрләре " Наркотикларга-юк!!!"акция уздырды.  Акция кысаларында алар наркотикларга каршы агитация белән мәгълүмати буклетла, листовкалар әзерләделәр һәм тараттылар. Әлеге акция барышында мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга һәм яшьләргә наркомания проблемасының куркынычлыгы, аларның какшаган тормышлары, кирәксез талантлар, җимерелгән гаиләләр турында гади һәм аңлаешлы итеп сөйләделәр. 80нән артык листовкалар һәм буклетлар үтеп баручыларга таратылды. Халык әлеге акциягә актив теләктәшлек күрсәтте

. Барыбызны да наркотиклардан баш тартырга, каты «юк» дип әйтергә, наркотиклар белән сыйлаучы кешеләргә, психоактив матдәләр куллануга бәйле ситуацияләрдән котылырга, тормыш,спорт ,сәламәт яшәү рәвеше сайларга чакырабыз,дип яза Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International