Җиңү парады алдыннан Рөстәм Миңнеханов республиканың шефлыкка алынган частьләрендә Россиянең төрле төбәкләрендә хезмәт итүче солдатлар белән аралашты.
Татарстан Президенты белән видеоэлемтәгә комендант Преображенский полкында хезмәт итүче Татарстан егетләре дә чыкты.
Алар Мәскәүдә узган Җиңү Парадында катнашачак. «Безнең республика вәкилләренең мондый җаваплы миссияне башкарулары безнең өчен зур горурлык.», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты солдатларга һәм аларга яхшы хезмәт итүләрен теләде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Удмуртия хәрбиләренең өстәл артына җыелуына игътибар итте. Татарстанның Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров бүген анда традицион татар кухнясы көннәре уза, дип аңлатты.Бу район Удмуртиядә урнашкан хәрбиләр частенә шефлык итә.