Авыруларга һәм корткычларга каршы көрәшкә аерым игътибар бирелә

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистлар белән очрашты һәм уңыш булдыру, терлек азыгы әзерләү һәм фермерларга ярдәм итү турында онлайн режимда сөйләде.

(Марат Җәббаров  чыгышыннан) Бүген, һава торышы яхшы булу сәбәпле, чәчүлекләрдә авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш күзәтелә. Вакытында чаралар күрү киләсе уңышның сыйфатын һәм күләмен шактый төзәтәчәк. Чәчүлекләрне яклау 3,1 млн. га мәйданда башкарылган .

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, яфраклардан тукландыру белән бергә, яклау чараларын үткәрергә тәкъдим итә. Агымдагы ел шактый дымлы, бу уңышны формалаштырганда вегетация буенча кимендә 3 саклагыч эшкәртү куллануны таләп итә. Авыруларга һәм корткычларга каршы көрәшкә аерым игътибар бирәчәкбез, аларны яфраклардан тукландыру белән бергә алып барачакбыз. Бу эшләрне Тукай (бер тапкыр бирелә торган бер препарат исәбеннән 189 мең га), Минзәлә (180), Сарман (163) һәм Тәтеш (161) районнарында югары оешканлык күзәтелә.полный текст

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International