Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча республикада 5 ел эчендә 6775 ишегалды төзекләндереләчәк.

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

 Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы буенча республикада 5 ел эчендә 6775 ишегалды төзекләндереләчәк. Күп кенә ишегалларында инде эшләр башланды – 2020 елда  1000 гә якын ишегалды тәртипкә китереләчәк. 
Ишегалларын комплекслы төзекләндерүгә түбәндәгеләр керә: 
– юлларны һәм тротуарларны ремонтлау 
– эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру 
– ишегалды яктырткычлары элементларын ремонтлау 
– балалар өчен уен комплекслары урнаштыру
– каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын тәртипкә китерү 

Видео

Үзегезнең ишегалдыгызда барган эшләр турында сөйләгез! 
Сайт: dvor.tatar 
Кайнар линия: 8 800 27 5 2020 
WhatsApp +7 939 302 2020

#НашДворТатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International