"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: 2020 елның 27 июнендә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал, җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыкка тәкъдим итә:
Яшен вакытында:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклдабарган вакытта яшенле яңгыр ява башласа, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклашыгыз. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника бозылырга мөмкин,туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен узганын көтәргә кирәк.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җил булганда:
1. Биналардан булырга киңәш итәбез, чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү куркыныч.
6. Җил белән ватылган пыялалар да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында торуда ,шулай ук куркыныч
7. Барлык тәрәзәләрне дә җил вакытында тыгыз итеп ябарга кирәк
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ышаныч телефоны 8 (843) 288-46-96.