РФ Конституциясенә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Бу хакта Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров белдерде. "Иң мөһиме, Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Хәзерге дөньяда бу бик мөһим. Төрле халыкларның күп кенә вәкилләре телсез этнос булмый, диләр. Әгәр бу мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак".