Кнәз авыл җирлеге яшьләре арасында Бөтендөнья яшьләр көненә һәм балыкчылык көненә багышланган "Иң яхшы балыкчы – 2020" конкурсы узды.
Конкурста -Олег Валентинов, Илнур Закиров, Кирилл Самолкин, Ярослав Тимерханов, Тимур Сабитов, Илья Цандер, Вадим Белов, Алмаз Исмәгыйлев, Илдар Сабиров, Мәдинә Сабирова, Хәмит һәм Руслан Мингалеевлар, Виктор Белов, Петр Силаков, Артем Нужин, Василий Новокрещенов, Михаил Маратканов, Рузалия Бахитова катнашты.
Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов барлык балыкчыларны һөнәри бәйрәмнәре-Бөтендөнья балык тоту көне белән котлады һәм балык тотуда уңышлар теләде.
Балыкчылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1нче урын һәм «2020 елның иң яхшы балыкчы» исеменә Алмаз Ибраһимов лаек булды.
2нче Һәм 3нче урыннар – Илдар Сабиров белән Петр Силаковка бирелде.
Аларга диломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Калган катнашучыларга шулай ук кызыксындыру бүләкләре тапшырылды
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева