Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 30 июне, сишәмбе

30 июнь -22 сәгатьтән  1нче  июль   08 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 1 июлендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томанда:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

  Автомобиль йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга кирәк. Транспортның техник торышына аерым игътибар бирү зарур. Хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сайларга, кинәт күчешләрдән, тормозга басудан сакланырга, икенче хәрәкәт юлына чыгудан сак булырга кирәклеге искәртелә.
 

Җәяүлеләргә киңәш  :

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә;

6.   Җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган кием кияргә, бары тик җәяүлеләр юлы буенча гына узарга һәм хәрәкәт итүче транспорт каршында юлдан йөгереп чыкмаска кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International