"Россия солдатлары " патриотик акциясе кысаларында чара узды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 июлендә, Кнәз авылы җирлегендә, һәйкәл  янында «Россия солдатлары»патриотик акциясе кысаларында сугыш хәрәкәтләре ветераннарына  багышланган чара узды.   Чарада Княз авыл җирлеге башлыгы Камалов Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы, Әфганстанда, Чечняда, Таҗикстанда һәлак булган солдатларның әти-әниләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары катнашты.

Фәндүс Мөхәммәтфәтихович сугыш хәрәкәтләре ветераннарын бәйрәм белән котлады һәм һәлак булган солдатларның әниләренә улларын лаеклы тәрбияләгән өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тыныч вакытта һәлак булган якташларны, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә һәм солдат каберләренә тере чәчәкләр салдылар.

Соныннан чарада катнашучылар  «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International