30 июнь көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан бистәсе үзәгендә юл йөрү кагыйдәләре буенча «Игътибар – юл!» акция оештырдылар .Акцияне оештыручылар, балаларга, ата-аналарга буклетлар, листовкалар әзерләделәр һәм тараттылар, юл йөрү кагыйдәләре, балаларның урамда һәм юлларда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре турында сөйләделәр
Акциянең максаты-балалар һәм аларның ата-аналары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау, юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү иде.
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева