Covid-19 илебез статистикасы эшенә төзәтмәләр кертте. Элегрәк Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның октябрендә узар дип планлаштырылган иде. Илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Росстат 2021 елга халык санын исәпкә алуны күчерергә тәкъдим итте.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 27 июнендәге 943 номерлы карары белән Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү сроклары 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр расланган. Халык турында мәгълүмат җыю һәм аны исәпкә алу вакыты 2021 елның 1 апрелендә 0 сәгатьтән башлана