"Бергә булу-нинди бәхет! "-55 ел бергә гомер иткән парны котлау

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов чын күңелдән   Наилә Насыйбулла кызы һәм Максумян Багав улы Исхаковларны 55 ел бергә гомер итүләре белән котлады. Сез гомер буе яраткан йөрәк җылысын күтәреп бару үрнәге булып торасыз. Сезнең мөнәсәбәтләр безнең өчен, яшьләр өчен, сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз   өчен үрнәк булып тора. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек һәм озын бәхетле тормыш телибез, – дип билгеләп үтте Фәндүс Мөхәммәтфәтихович, парларны котлап.

Юбилярларга район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев исеменнән Рәхмәт хаты һәм Тукай районы ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.  

Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International