8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Юкка гына, элек гаилә җәмгыятьнең төп өлеше дип саналмаган. Бу хәзер дә актуаль. Гаиләдә бөтен җәмгыять яши, балалар туу аңа бәйле, ә балалар – ул киләчәк. Хәзерге вакытта бу Көнгә багышланган бик күп тантаналы чаралар үткәрелә.
Тукай муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Шабакаева А., Хаҗиева М., Закирова К. гаилә парларын юбилейлары белән котладылар. Зариповлар гаиләсе быел энҗе туйларын, Бәхтиевлар гаиләсе - рубин туйларын, Кадыйровлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтә.
Сезгә чын күңелдән бәхет, иминлек, үзара аңлашу һәм игелек телибез. Бер-берегезне саклагыз, мәхәббәт һәм татулыкта яшәгез!