Тукай районы Илбухтино авылында яңа мәдәният йорты төзелә

2020 елның 10 июле, җомга

Тукай районы Илбухтино авылында,авария хәлендә булган 1903 елгы иске клуб урынында ,яңа мәдәният йорты төзелә. Яңа бина заманча таләпләргә җавап бирәчәк һәм күп функцияле үзәк белән берләштереләчәк. Анда 200 урынга исәпләнгән зур зал, китапханә һәм музей барлыкка киләчәк. ⠀ Хәзер инде диварлар төзелгән, түбә җәю эшләре бара.

Эшләр «Мәдәният»милли проекты буенча алып барыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International