Бөтендөнья шоколад көненә багышланган "Шоколад-шоу"узды

2020 елның 13 июле, дүшәмбе
11 июльдә бөтен дөньяда иң тәмле бәйрәм-Бөтендөнья Шоколад көнен билгеләп үтәләр. Менә инде бишенче ел рәттән бу көнне Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Шоколад - шоу»дип исемләнгән бәйрәм оештыралар. Чарада катнашучылар башта шоколад турында риваять белән таныштылар. Әлеге бәйрәм 1995 елда Франция билгеләп үтелә башлый. Тиз арада башка илләр дә әлеге тәмле бәйрәмне үз итте. Шоколад ясау рецепты борынгы ацтеклар уйлап таба. Европага аны испан конкистодорлары "алып кайта". ХХ гасырга кадәр Европада шоколад деликатес булып саналган. Аны аристократлар гына ашаган. Шоколадка беренче һәйкәл 2009 елны Россиянең Владимир өлкәсе Покров шәһәрендә куелган. Иң "шоколадлы" ил дип Бельгия табылган. Монда елына 170 мең тонна шоколад җитештерелә. Аннан соң «шоколад турында нәрсә беләсең? " дигән викторина үткәрделәр.Сорауларга ин куп дөрес җавап биргән Фаезов Тимур" шоколад белгече булды". Шулай ук шоколадлар белән кызыклы уеннар һәм конкурслар да оештырдык. "Шоколад-шоу" бәйрәмендә балаларның барысына да шоколад тапшырылды. Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International