Изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көнен барлык православие динен тотучылар да билгеләп үтә. Христиан дине тәгълиматында әйтелгәнчә, апостол Петр - ул Иисус Христосның иң якын укучысы. Нәкъ менә аңа Фавор тавында тору һәм Ходайның үзгәрүен күрү бәхете елмайган. Ә Павел - православиенең иң бөек дингә өндәүчесе, аның үгет-нәсихәтләре белән Урта диңгез буенда христиан общиналары барлыкка килгән. Шуңа күрә бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре үткәрелә, приход кешеләре халык күңел ачуларын уздыра.
12 июлендә, Кнәз авылының Изге Николай Чудотворец гыйбадәтханәсендә Изге Петр һәм Павел апостолларын искә алу көнендә Илаһи литургия булды