Кнәз авыл җирлегенең почта тармагында менә дигән кешеләр хезмәт куя, җаны-тәне белән халыкны почта хезмәтләренең барлык төрләре белән тәэмин итә.
Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре! Бу бәйрәм көнендә сезнең авыр һәм шундый кирәкле хезмәтегез, профессиональлегегез, сабырлыгыгыз һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә һөнәри һәм шәхси уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм бәйрәм кәефе телибез! Сез кешеләргә китергән яңалыклар һәрвакыт яхшы булсын! Бәйрәм белән!
Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева