"Патриот"хэрби дан музеенда булдылар

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 15 июлендә, җәйге каникуллар вакытында, балалар «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар. Балалар экскурсоводны зур кызыксыну белән тыңладылар, ул балаларга якташларыбызның Ватанны саклаулары, сугыш вакытында фронтка ничек ярдәм итүләре, яралы сугышчыларны ничек дәвалаулары турында сөйләде. Балалар сугыш геройларының фотопортретларын, аларның орден-медальләрен, сугыш вакытында солдатлар ашаган савыт-саба карадылар. 

Кнәз авыл мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International