Урып-җыю кампаниясе башланырга санаулы көннәр калды. Район игенчеләре аңа җитди әзерләнәләр.
Хуҗалыкларда урып-җыю техникасының әзерлеген тикшерделәр. Район башлыгы Фаил Камаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Фәрит Хәкимов һәм Ростехнадзор белгечләре кергән комиссия комбайннарны карап чыктылар һәм аларның әзерлеген бәяләделәр.
Район игенчеләре киләсе атна ахырына урып-җыюга чыгарга планлаштыралар. Күп нәрсә комбайнның төзеклегенә бәйле. Тукай районында 126 берәмлек ашлык җыю комбайны исәпләнә, һәр берәмлек комбайнга 350 гектар чәчүлек мәйданы туры килә, бөртеклеләрнең гомуми мәйданы – 44,3 гектар.
Фәрит Салих улы урып-җыю чорында техника куркынычсызлыгы таләпләренә аеруча игътибарлы булырга чакырды.
«Ярыш», Сәйдәшев исемендәге, «Кама» һәм «Гигант» алдынгы хуҗалык комбайннары штурвалы артында яшьләр эшләячәк.